Быел көрәшчеләр саны арткан.
Быел Чаллы Сабантуендагы милли көрәштә катнашырга 300гә якын спортчы теләк белдергән.
Узган бу сан 200 иде. Димәк, абсолют батыр өчен көрәш кызу булачак. Милли көрәш – көндезге 13 сәгатьтә, финал ярышлары 17 сәгатьтә башлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, милли көрәшнең приз фонды - 2 млн сумнан артык.
Сабантуеның абсолют батырына тәкә һәм спонсорлар акчасына алынган «Лада Веста» автомобиле тапшырылачак.
Нет комментариев