Чаллы Сабантуена Гүзәл Уразова килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуена Гүзәл Уразова килә

Милли бәйрәмебез кайчан була?

Чаллыда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе 13 июньдә була. Быел анда Татарстанның халык артисты, Башкортостанның атказанган артисты Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак. 
Чаллыда быел да сабан туе зурлап уздырылачак. Программада: театраль тамаша, концерт, милли көрәш, уеннар. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.
Кече мәйданнарда балалар өчен бәйрәм оештырыла. 
Чаллылылар июльнең беренче шимбәсендә Мәскәүдә – Коломенское паркында Сабунтуе уздыралар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразова

Нет комментариев