Чаллы студентлары ЛНР халкына гуманитар ярдәм җибәрде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары ЛНР халкына гуманитар ярдәм җибәрде

5 көн эчендә алар 600 кг якын азык-төлек җыйдылар.

Чаллы педагогия университеты студентлары һәм хезмәткәрләре Луган өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү акциясендә катнашты.  5 көн эчендә алар 600 кг якын азык-төлек, шул исәптән 180 литр май, 250 кап чәй, 70 кг ярма, токмач, балык һәм ит консервалары, 200 банка куертылган баллы сөт һәм төрле тәм-том җыйдылар. Боларның барысын да Луган Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә җибәрәчәкләр. 

«Татарстан республикасы әлеге каланы шефлыкка алды. Республикабыз җирлектәге инфраструктураны сафка бастыруда саллы ярдәм күрсәтә: төзелеш материаллары, коммуналь техника белән булыша. Безнең университет та бу изге эштә үз өлешен кертергә булды”, - ди университет җитәкчелеге. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев