Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы суды баланы бәрдереп киткән машина йөртүчегә хөкем карары чыгарды

Вакыйга агымдагы елның 29 маенда Яшь Ленинчылар бульварында була.

Чаллыда машинасы белән баланы бәрдереп киткән хатын-кызга карата хөкем карары чыгардылар. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга агымдагы елның 29 маенда Яшь Ленинчылар бульварында була. Машина йөртүче яшүсмерне бәрдергәч, янына килеп хәлен сорый. Бала бер җирем дә авыртмый дип, җавап кайтаргач хатын-кыз ЮХИДИ инспекторларын чакыртып тормый, авария урынын калдырып китә. Соңрак яшүсмернең әти-әнисе бу очрак хакында хокук сакчыларына хәбәр итә. 

Суд машина йөртүчене РФ административ хокук бозулар кодексы нигезендә 12.27 маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм аны 1 елга машина йөртү хокукыкыннан мәхрүм итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига