Чаллы табибы юл- транспорт фаҗигасендә һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы юл- транспорт фаҗигасендә һәлак булды

Аңа нибары 39 яшь иде.

Өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы  шәхси клиника баш табибы Николай Зотов бүген Воронеж өлкәсенә гуманитар ярдәм каршы алырга барган булган. Юлда ул утырган УАЗ машинасы һәлакәткә очрый: Газель белән кара-каршы бәрелешә. Өч кешенен, шул исәптән, Николай Зотовның да гомере өзелә. Әлеге хәбәрне Николай Зотовның гаиләсе дә, шәһәр хакимияте дә, үзе җитәкләгән клиникада да расладылар.

Фото Николай Зотовның контакт битеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев