Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы юлда йөрәге туктаган ир-атны коткарган

Табиб Алинә Махиянова трассада автобус торуын, янындагы кешеләрнең кул болгап ашыгыч ярдәм машинасын туктатуларын күреп ала. Юлда бер ир-атның хәле киткән – кисәк кенә йөрәге туктаган.

Алинә Махиянова шәһәр сугыш ветераннары госпиталендә реаниматолог булып эшли. Аның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең санавиация йөртүчесе Алексей Михеев  белән Казаннан кайткан вакыты була.

Алар трассада автобус тукталуын, аның янында кешеләр басып торуын, кул болгап ашыгыч ярдәм машинасын туктатуларын күреп ала. Юлда бер ир-атның хәле киткән – кисәк кенә йөрәге туктаган. Аңа туганы ярдәм итәргә тырышкан – ясалма сулыш алдырган, йөрәгенә массаж ясаган. Ир-ат сулыш алмаган, пульсы да булмаган.

Табибә реанимация үткәрә башлагач, 5 минуттан ир-атның йөрәге эшләп киткән. Пациентны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасына күчереп, якындагы Мамадыш хастаханәсенә илткәннәр. 

Юлында кирәкле җиһазлары булган тәҗрибәле табибны очраткан бәхетле ир-ат хәзерге вакытта үзен яхшы хис итә, шушы көннәрдә аны өенә чыгарганнар. 
 

 

Фото Чаллы сәламәтлек саклау идарәсенең телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев