Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы таксисты әбинең акчасын мошенниклардан саклап калды

Пенсионер 340 мең сум әзерләп куйган булган.

“Оныгың авариягә эләкте. Эшне зурга җибәрмәү өчен акча кирәк!” Бу – мошенникларның тапталган алдау схемасы. Шуңа да карамастан ышанучылар һаман бар. Шушы көннәрдә 42нче комплекста яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз чак кына "капканга" эләкмәде. Мошенникларга ул 340 мең сум әзерләп куйган була. Акчаны барып алу өчен такси йөртүчегә шалтыраталар. Ул посылканы Чаллыдан Казанга илтәргә тиеш була. Таксистта шик уяна. Ул әби биргән төргәкне ачып карый. Аның аркасында гына пенсионер акчасын янда калдыра. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Мошенникларны эзлиләр. Хокук сакчылары белдерүенчә, алар Воронеж өлкәсендә теркәлгән номерлардан шалтыраткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар