Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты «Брежнев» сериалына төшә

«Сериал чыккач күз күрер, яки Чаллыда калачакмын, яки күченеп китәм», – диде елмаеп, яраткан артистыбыз.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров «Брежнев» сериалындагы рольгә расланды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда театр сәхнәсендә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» исемле спектакль чыкты, анда Илфат Әскәров улы төп рольләрнең берсен уйнады.

Илфат Әскәров Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын «Актёрлык осталыгы» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, 1996 елдан башлап  Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
Илфат шушы көннәрдә кастингта булып кайтты. «Бик борчылдым. Гадәттә самолетлардан да куркам, әмма монда эчке тынычлык бар иде, аннары таксида шофер белән сөйләшә башладым... Продюсерлык компаниясе мине җылы кабул итте, гади булып чыктылар, мин тынычландым. Театрдагы кебек, ләкин рус телендә уйнадым. Бу минем зур кинодагы беренче ролем, әлбәттә әлеге вакыйга сөендерми кала алмый. Миңа ышанган кешеләрнең өметләрен акламасмын дип борчылам. Бигрәк тә бу бит безнең шәһәр, шәһәрдәшләребез турындагы фильм... Алар ни әйтер? Сериал чыккач күз күрер, яки Чаллыда калачакмын, яки күченеп китәм»,   – диде елмаеп, яраткан артистыбыз. 

Сериал август-октябрь айларында төшереләчәк, аның бер өлешен шәһәрдә дә төшерү планлаштырыла. Илфатка уңышлар телибез һәм шәһәребез турындагы сериал чыгуын түземсезлек белән көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният кинода төшкән Чаллы театры сериал