Чаллы татар дәүләт драма театры гуманитар ярдәм озатты
«Без аларга теләктәшлек тә белдерәбез», - ди театр артистлары.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыеп озатты. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм башкарма директоры Рәсим Хафизов хезмәткәрләре белән бергә кирәк-яраклар җыеп тупладылар. Биредә барысы да бар, хәтта туңдыргыч та.
«Җирле халык безнең кайгыртуыбызны сизсен. Без әйберләр генә тапшырып калмыйбыз, аларга теләктәшлек тә белдерәбез», – ди театр артистлары.
Фото шәһәр хакимиятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев