Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрына Хәсән Туфан кайтты

Спектакльдә күренекле шагыйрьнең чынбарлыкка нигезләнгән тормыш мизгелләре чагылдырыла.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Ул – «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» спектакле. Аның сценариен, язучы иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнеп, Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов язды. Анда күренекле шагыйрьнең чынбарлыкка нигезләнгән тормыш мизгелләре чагылдырыла. 

Драмада Гөлүсә Гайнетдинова, Рафик Каюмов  һәм башка танылган артистлар уйный. Һәрберсенең роле үзәкләргә үтәрлек. 
Шагыйрьнең хатыны Луиза ролендә Татарстанның атказанган артисты Флүзә Касаева. «Луиза – табигате буенча да, рухы белән дә бик көчле хатын. Үз-үзен корбан итү бөтен кешегә дә бирелми. Луиза мине тетрәндерде. Мин аны безнең замандагы хатын-кызларга үрнәк итеп куяр идем. Авырлыкларга баш бирмәгән Луиза образы бик жинел дә, авыр да булды дип әйтә алмыйм. Аңлап, уйлап, әни буларак тоеп яшәргә кирәк бу спектакльдә. Гомумән алганда, тамашачы спектальне җылы кабул итте. Луиза минем өчен татар хатын-кызларының бер үлмәс, мәңге йөрәктә сакланырдай образы булып калачак», – диде ул.

Спектакльне елый-елый каручылар да күп булды. 
«Тирән эчтәлекле, йөрәкләрне елата торган спектакль. Артистлар hәр геройнын характерын hэм тормыш юлын тавыш, жест, мимика, эмоция аша тасвирлап бирә алдылар! Афәрин! Спектакль бик ошады!» – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез Гүзәл Исламова.  

Фотолар театрдан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр

2
X