Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрында – гаиләләр өчен бәйрәм

Тетрәндергеч әлеге спектакль белән таныш булмасагыз, барып карагыз.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры  чираттагы сезонын 9 сентябрьдә «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачарга җыена. 
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, яңа сезонда тамашачыларны премьералар, яңа проектлар көтә. (Сайтыбызны күзәтеп барыгыз!)
Аның беренчесе 10 сентябрьдә булачак. Бу көнне театрда «Белая полоса» иҗади оешмасы балалар өчен бушлай анимацион театральләштерелгән программа уздырачак. Бу вакытта олылар өчен «Яратылмый калган ярлар» спектакле күрсәтеләчәк
Артист, драматург Булат Сәлахов әсәре буенча куелган «Яратылмый калган ярлар» балладасы Бөек Ватан сугышы чорында кешеләр күргән михнәтләр турында. 
Хезмәт лагерьларында ачлыктан, суыктан, мәсхәрә ителүдән, кеше күтәрә алмаслык авыр хезмәт газапларыннан кырылган үсмерләр, хатын-кызлар санын беркем дә әйтә алмый. Татар кызы Илсөяр, рус кызы Катя, немец кызы Анна-Марияне дә язмыш хезмәт лагеренда очраштыра. Беркөнне кызлар, түзеп булмаслык эш шартларына чыдый алмыйча, качарга карар кылалар...
Тетрәндергеч әлеге спектакль белән таныш булмасагыз, барып карагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр