Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрының сезон ачылышына Италиядән һәм Япониядән кунаклар килде - видео

Коллектив тамашачыларга Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектаклен тәкъдим итә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында бүген 33нче сезон ачыла. Коллектив тамашачыларга Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган "Яшь йөрәкләр" спектаклен тәкъдим итә. 

Тамашачылар арасында чит илдән килүчеләр дә бар. Алар - катыргы-кәгазь комбинатының партнерлары. Предприятиенең генераль директоры Андрей Фомичев җитәкчелегендәге коллективны иртәгә буласы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котларга килгәннәр.

"Италия, Япония, Россиядәге партнерларыбыз ел саен безнең бәйрәмгә киләләр. Быел аларга татар театрын күрсәтергә булдык", - диләр КБК хезмәткәрләре. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов белән башкарма директор Рәсим Хафизов кунаклар өчен экскурсия дә үткәрделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният