Чаллы театры ачык һавада икенче спектакль күрсәтә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры ачык һавада икенче спектакль күрсәтә

Бушлай.

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларны Март Бибишев исемендәге паркка чакыра. 

Биредә «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакле күрсәтелә. Ул татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тормышына һәм иҗатына багышланган. 

Спектакльдә урта буын артистлары, шулай ук Инсаф Һидиятуллин кебек яшь артистлар уйный. 

Тамаша 18 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы театры Олег Кинзягулов Бушлай спектакль

Нет комментариев