Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артистлары «Тантана» премиясе алды

Тантаналы чара Г.Камал театрының яңа бинасында булды.

Татарстанда Халыкара театр көнендә мәдәният министрлыгы һәм республиканың театр әһелләре берлегенең "Тантана" премиясен тапшыру матур традициягә әйләнде. Бу премия театр сәнгатендә аеруча зур казанышларга ирешкән иҗат әһелләренә бирелә.

Быел "Тантана" премиясенә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 5 номинациядә дәгъва кылды. 

Бу минутларда Г. Камал театрының яңа бинасында "Тантана" премиясен тапшыру чарасы бара. Шатлыклы хәбәр килеп иреште. Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов - «Без 41нче ел балалары» спектаклендәге Гайфи роле өчен "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә, Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров "Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясендә "Тантана" премиясенә лаек булды. Илфатка «Без 41 нче ел балалары" спектаклендәге укытучы Фәтхи роле уңыш китерде.

Артистларны дәрәҗәле премияле иткән спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды.

«Хәл бу ки...» проекты Татарстан Республикасы Милли музееның махсус бүләгенә, ә театрның сәнгать җитәкчесе-баш режиссер Олег Кинҗәгулов ТР театр эшлеклеләре берлегенең махсус бүләгенә  лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Олег Кинзягулов "Тантана" премиясе