Чаллы театры гастрольгә китте
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры гастрольгә китте

Алар тамашачыларына иң яхшы спектакльләрен күрсәтергә планлаштыралар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары бүген ерак юлга киттеләр. Алар Оренбург өлкәсе һәм Башкортостан шәһәрләрендә театр репертуарындагы иң яхшы спектальләрен күрсәтәчәкләр.

«Оренбургта – «Диләфрүз» белән «Башыңа төшсә», балалар өчен «Тыпырдык», Салават шәһәрендә «Диләфрүз», Стәрлетамакта «Бик сагынсаң әгәр» һәм «Башыңа төшсә» спектакльләрен күрсәтәбез», – диде артист Марсель Мөсәвиров. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


театр мәдәният гастрольләр

Нет комментариев