Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрыннан артистлар китте

Сәбәбе нидә?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыктылар һәм иҗатка чумдылар. 

Театр җитәкчелеге иҗат эше белән бергә кадрлар мәсьәләсен дә хәл итте. Пенсия яшендәге халык артистлары Инсаф Фәхретдинов, Гөлүсә Гайнетдинова, Булат Сәлахов эштән киттеләр. 

«Алар без тәкъдим иткән ярты ставкага эшләргә риза булмадылар. Театр үсәргә тиеш. Моның өчен яшь артистлар кирәк. Өлкән артистлар китте дип борчылып утырмыйбыз. Яңа сезонга әзерлек башланды. 8 сентябрьдә  Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән яңа сезонны ачарга җыенабыз. Тамашачыларыбызга тагын берничә яңа спектакль әзерлибез. Премьералар күп булачак», – диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культурное наследие театр мәдәният Халык артистлары