Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы трамвайлары кондукторсыз йөрүгә күчергә мөмкин

Җәмәгать транспортының эшчәнлегенә кагылышлы матбугат конференциясе узды.

Җәмәгать транспорты да заманадан калышмый. Бүгенге көндә Чаллы трамвайлары спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган.Пассажирлар «Яндекс.карта/Транспорт», «2ГИС», «Чаллы транспорты» кушымталарында һәм предприятиенең рәсми сайтында трамвай хәрәкәтен күзәтә ала.

Моннан тыш, трамвайларда  видеокүзәтү камералары да бар. Бу хакта матбугат конференциясендә «Электротранспорт» предприятиесе генераль директоры Рәшит Шәмсудинов сөйләде. Ул предприятие эшчәнлеге, халыктан кергән шикаятьләр белән эшләү һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

Трамвайларда йөргән өчен банк картасы белән түләп була. Пассажирларның  50 проценты карта белән түли.

- Максатыбыз 80 процентка җиткерү. Бу уңайлы. Көндәлек керемне исәпкә алу җайлы. Карта белән түләүчеләр күбәйсә, трамвайлар кондукторсыз йөрүгә күчәчәк,  – дип искәртте җитәкче. 

Бүген халыкны 65 трамвай вагоны йөртә. Трамвайлар барысы да расланган расписание буенча йөри. Аларга графиктан 1-2 минут тайпылырга рөхсәт ителә. 

Фото Чаллы хакимияте сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл