Чаллы - Түбән Кама арасында тиз йөрешле трамвай йөриячәк?!
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - Түбән Кама арасында тиз йөрешле трамвай йөриячәк?!

«Юлга 20 минутка якын вакыт китәчәк», - ди идея авторы.

Түбән Кама – Чаллы арасында тиз йөрешле трамвай җибәрергә тәкъдим итәләр. Әлеге идея белән шәһәр халкы «Кама 2050» платформасында уртаклашты. Бу фикерләр Кама агломерациясенең мастер-планына керергә мөмкин. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru хәбәр итә.

«Агломерациянең ике иң зур шәһәрен тиз йөрүче трамвай/электричка белән бәйләргә кирәк, анда юлга 20 минутка якын вакыт китәчәк», — дип саный автор.

Моннан тыш, Түбән Кама халкы беренче сәнәгать зонасы территориясендәге җәяүлеләр кичүен кире кайтарырга тәкъдим итә.
 


Нет комментариев