Чаллы «Тылсым»ы Гран-при яулады
Татарстаннан бердәнбер коллектив.
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе Сочидан Гран-при белән кайта.
Коллектив «Овация» балалар һәм зурлар иҗатына багышланган X халыкра конкурс-фестивалендә катнашты. Саха Якутия, Хабаровск, Иркутск, Оренбург, Чиләбе, Муром, Владикавказ, Кырым, Сочи, Мәскәү шәһәрләреннән килгән 50дән артык коллектив арасыннан Чаллы «Тылсым»ы югары бүләккә – Гран-прига лаек булды.
Балаларны бәйгегә Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев