Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Мамадышка барачак

Алар Мэр кубогына ярышларда җиңү яулады.

Яр буе паркында Мэр кубогына чаңгы ярышлары буенча чемпионат узды. Анда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр катнашты. Үз көчләрен 68, 69, 75, 87, 88 мәктәпләрендә белем алучы укучылар да сынады.

69нчы мәктәп данын Родион Нәбиуллин һәм Алёна Бронникова яклады. Алёнаның беренче тапкыр катнашуы. Ул 2 урынга лаек булды. Родион өченче ел рәттән алтын медаль яулады. Анна Корчукова да беренчелеккә ия булды. Мәктәп укучылары хәзер Чаллы данын республикакүләм ярышларда яклаячак. Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Беренчелеге Мамадышта узачак. Укучыларны узышларга тренер Михаил Татаркин әзерли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев