Чаллы укучылары Муса Җәлил скверын тәртипкә китерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Муса Җәлил скверын тәртипкә китерде

Урамнарны укучылар һәм студентлар кардан чистартты.

Чаллы урамнарын һәм иҗтимагый киңлекләрне кардан чистартуда мәктәп укучылары һәм студентлар актив катнаша.
20нче мәктәпнең 7 «Г» сыйныф укучылары ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил исемендәге скверны тәртипкә китерделәр.
10нчы мәктәпнең 8 «Г» сыйныф укучылары «9 май» скверын кардан чистарттылар. 
Кама автомеханика көллияте студентлары –  Сидоровский паркын, Е.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте егетләре һәм кызлары «Комсомольский» скверын тәртипкә китерделәр.
Фото шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы шәһәре Юлларны кардан чистарту Муса Җәлил скверы

Нет комментариев