Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысының бала тапканнан соң йөрәге туктады

Ул 78нче пролицейда директор урынбасары булып эшләгән.

6 мартта Алена Мөхәммәтова "Кама балалар медицина үзәге"ндә үзенең өченче баласын таба. Хәле начарлану сәбәпле, аны РКБга алып китәләр. Кызганычка каршы, кичә аның йөрәге тибүдән туктады. 

Әлеге аяныч хәлгә ачыклык кертү максатыннан бертуган абыйсы Юрий Филипов белән элемтәгә кердек. Ул күрсәткән медицина документларына караганда, Алена 4 кг авырлыктагы малай таба. Ул асфикция белән туа: ана карынында 4 минут кислородсыз тора. Табиблар аның хәлен Апгар шкаласы буенча 0-3 балл белән бәялиләр. 

Ананың да хәле кискенләшә. Кан басымы төшә һәм йөрәге тибүдән туктый. Аңа 18 минут дәвамында йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрәләр. Шуннан соң Аленаның йөрәге кабат тибә башлый. УЗИ ананың карынына 1000мл кан сауганны күрсәтә. Табиблар аңа 7 сәгать дәвамында операция ясыйлар.

Икенче көнне ананы һәм баланы Казан РКБсына озаталар. Кызганычка каршы, Аленаның хәле 13 мартта тагын авырая. 14-е йөрәге тибүдән туктый. Абыйсы Юрий Филипов әйтүенчә, Аленаны бүген Чаллыга алып кайталар. Иртәгә соңгы юлга озатачаклар. 

- Медицина документлары буенча бик күп сораулар туа. Ни өчен аны шулай интектерделәр икән? Кесарево белән таптырмадылар? Моңа кадәр ул 2 кызын бернинди авырлыкларсыз тапты. "Бу юлы да әйбәт булыр" диде аңа табиблар. Бу хәл башыма сыймый! Сеңлемне бала табу йортыннан каршы алуны башкача күзаллаган идем,- дип сөйләде ул безгә. 

Бала хәзерге вакытта Казанда ДРКБда ИВЛ аппаратында ята. Аның янына бары әтиләрен генә кертәләр. Алена Мөхәммәтованың 8 һәм 11 яшьлек ике кызы ятим калды. 

Фотолар Юрий Филиповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X