Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарына тагын 44 зур автобус чыкты

7 маршрутта автобуслар саны артты.

Бүген Чаллыда мөһим вакыйга булды: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән 44 зур автобус шәһәр маршрутларына чыкты. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Горкоммунхоз" муниципаль унитар предприятиесе мәйданына төзелгән автобус йөртүчеләрнең һәрберсе белән

исәнләште.  Пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өстенә, аларга дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искәртте. 

"Автобус йөртүче пассажирны хөрмәт итәргә тиеш. Пассажир да шоферны хөрмәтләп, яңа автобусларны сакларга тиеш. Без төрле мисалларны күрәбез. Кешеләр автобуслардан аңлап файдаланырлар дип ышанабыз, чөнки без кешеләр, аларның уңайлыгы өчен эшлибез", - диде ул.

Сүз уңаеннан,барлык автобуслар ГАИда теркәлеп, дәүләт номерлары алды.

"Горкоммунхоз"га 212 кеше эшкә урнаштырылган. 

Яңа автобуслар гамәлдәге маршрутларга (2, 3, 5, 10, 13, 22, 26) җибәрелде. Шәһәр җитәкчеләре "Горкоммунхоз" предприятиесе җитәкчеләре алдында хәрәкәт интервалын кыскарту бурычы куйдылар.

 Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры зур автобуслар