Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында ач төлкеләр - видео

Шәһәр халкы аптырашта.

Салкын көндә шәһәр урамнарында төлкеләр ни эзли икән? 65 комплекста яшәүчеләр төнге якта йорт янында йөрүче төлкене төшереп алган. Шундый күренешкә 63 комплекста яшәүчеләр дә тап булганнар. Төнге сменадан кайтучы шәһәрдәш күреп алган. Төлкеләрнең шәһәргә чыгуы нәрсә белән бәйле? Бу сорауга 4нче санлы балалар экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товма җавап бирде.

-    Урамда кыш. Кар катламы калын. Төлкеләргә азык эзләве кыенлашты. Тычканнарны табуы хәзер авыр. Шуңа күрә алар шәһәргә чыга. Гадәттә чүплек янында йөриләр, үзләренә ризык эзлиләр. 

Куяннар исә күбрәк бакчачылык ширкәтләрендә күренә ди белгеч. Кыш көне алар агач кайрылары кимерә. Бакчада үсә торган агач-куаклар тәмлерәк. Аеруча алмагач кайрысын яраталар икән. 

Фото phonoteka.org сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман җәнлекләр

2
X