Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урманында зур кондыз оясы барлыкка килде

Анда 14 яшькә кадәр балалар уйный алачак.

Чаллының Яр буе паркы күзгә күренеп үзгәрә. Урманга керү мәйданында кафе павильоны, велосипедларны прокатка бирү пунктлары булдырылды. Биредә ял итү зонасы да бар. Кайбер элементлар күренми - кар астында. 

Спорт Сарае тукталышыннан урманга кадәр яңа җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары сузыла. Адым саен эскәмия һәм чүп савытлары урнаштырылган. 

Ял итүчеләр өчен яңа бәдрәфләр дә төзелде. Урман эчендә заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Шунысы игътибарга лаек: ул тулысынча агачтан. Архитекторлар аны кондыз оясына ошатып ясаган. Мәйданчыкның исеме дә "Кондыз җире" дип атала. Биредә кабан дуңгызлары, атынучы оялар, йөзүче утраулар, кондыз буасы да булачак. Мәйданчык 3 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар өчен каралган. Әлегә мәйданчык әлегә уратылып алынган. Төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында шәһәр җитәкчелеге һәм архитекторлар катнашында җыелыш үтте. Анда Яр буен төзекләндерүнең 2 этабы турында сөйләштеләр. 2023 елда  "Навигатор" яхт-клубы янындагы зонаны тәртипкә китерү планда тотыла. Хәзерге вакытта эскиз проектлар өстендә эшлиләр. Яр буенда барбекю-зона, массакүләм мәдәни чаралар үткәрү өчен мини-амфитеатр ясарга уйлыйлар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк