Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе татар мюзиклында уйнады

Яңа ел тамашасын 31нче декабрь көнне ТНВ каналында 22 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова “Хәситә” мюзиклында Кар кызы ролен башкарды. Яңа ел тамашасын ТНВ каналыннан 31нче декабрь көнне 22 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.  

“Үзем дә гаҗәпкә калдым:  Кыш Бабай – “КАМАЗ-мастер” командасының танылган узышчысы Эдуард Николаев белән бергә Кар кызы буларак телевизион тамашада катнаштым. Мюзиклда безне ахырдагы кадрларда күрергә мөмкин. Минем туган ягым – Баулы районындагы күпергә хәрби машина килеп керә. Без бу вакытта аның эчендә барабыз. Сьемкалар төнлә барды, шактый салкынча иде. Безнең эпизодны иртәнге 3тә төшерә башлаганнар иде, иртәнге 6ларда эше төгәлләдек.  

Беренче тапкыр мин студент вакытта Айрат Таһировта төшкән идем, монысы да кызыклы тәҗрибә булды. КАМАЗ –мастер егетләренең үзара килешенеп эшләүләренә сокландым. Тиз, төгәл, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар. Бу команданың безнеке булуы белән горурланам! Чаллыныкылар бар дөньяга танылган спортчылар” дип яза ВКонтактедагы битендә Римма Мөхәммәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме