Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы 26 маршрутка утырмый

Сәбәбе нидә?

10 көн элек 26нчы санлы автобус маршрутын үзгәрттеләр. Аны Мәләкәс аръягына җибәрделәр. Хәзер ул “Студентлар” – “Фоменко” – “21 квартал” – “19 комплекс” – “20 квартал” – “Гостев” – “Студентлар” тукталышлары буенча йөри. 

Социаль челтәрләрдә ризасызлык белдереп язучылар күп булды. Аеруча ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр яңа схема белән килешмәде. 26нчы маршрут мәсьәләсен эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә дә кузгаттылар. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белдерүенчә, автобус буш йөри. Пассажирлар юк. 

- Маршрутны үзгәртү җиңел. Әмма халыкны аңа өйрәтү ансат түгел. Пассажирлар булмагач, керем дә юк. Маршрут өстендә ныклап эшләргә кирәк. Бәлки күбесе белми торгандыр. Халыкка мәгълүмат җиткерергә кирәк, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы маршрут автобуслар