Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы «Домостроителей» тукталышы җир асты юлыннан йөрергә курка

Анда «Кар патшасы» ияләшкән дип сөйли алар.

Социаль челтәрләрдә "Домостроителей" тукталышындагы җир асты кичүенә зарланып язалар. Анда баскычлар, тоткычлар, түшәм боз белән капланган. Озын-озын боз сөңгеләре эленеп тора. "Моннан йөрү мөмкин түгел һәм куркыныч та. Әлеге проблемага беркем игътибар итми", - дип яза шәһәрдәшләр.  

Чаллы хакимияте аңлатма бирде: "Җир асты юлы капиталь ремонт таләп итә. Биредә гидроизоляция начар. Ярыклар бар. Алар аша автомобиль һәм трамвай юлларыннан су ага. Участокта тәүлек дәвамында эшләр алып барыла. Узган атна җомгасыннан бирле эшчеләр дежур торалар. Җир асты юлыннан кар суларын суырталар, боздан арындыралар, реагент сибәләр".

Шуны искәртергә кирәк, "Домостроителей" тукталышы җир асты юлын быел капиталь төзекләндерергә планлаштыралар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт бозлавык