Чаллы халкы Казанга китә алмый
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы Казанга китә алмый

Бөкеләр 2 километрга кадәр сузылды.

Чаллыдан чыкканда Түбән Кама ГЭСы күперендә бөкеләр хасил булды. Бу хакта социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләр хәбәр итте. "Бөкеләр иртәннән бирле. 2 километрга кадәр сузылды", - ди алар. Мондый күренеш юлның бер яртысында - Казанга баручы юлда - гына күзәтелә. Белгечләр бу вакытлыча дип белдерә. 19 июньдә күпердә ремонт эшләре башлана. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче конструкцияләрне төзекләндерәчәкләр. Ремонт 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт күпер

Нет комментариев