Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда интернет-мошенниклар белән яңа IT-бүлек көрәшәчәк

2022 елда мошенниклар Чаллы халкының 491 млн 882 мең сум акчасын кулга төшергән.

Чаллыда интернет һәм телефон аша кешеләрне алдаучы мошенниклар белән көрәшне көчәйтәләр. Моны күздә тотып, шәһәрнең Эчке эшләр идарәсендә махсус бүлек булдырылды. Анда мондый төр җинаятьләрне ачыклау буенча махсуслашкан 30лап белгеч эшләячәк. Аларны шәһәрнең төрле полиция бүлекләреннән туплаганнар. Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат киңәшмәсендә идарә башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте. 

“2022 елда Чаллыда 7646 җинаять кылынды, шуның 1356сы дистанцион рәвештә. Яңа оешкан бүлек әлеге күрсәткечне киметү өстендә эшләячәк. Моның өчен хокук сакчыларына Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан техник ярдәм күрсәтү дә күздә тотыла”, - дип белдерде Айрат Равилович.

Барлыгы узган ел Чаллы халкы мошенникларга 491 млн 882 мең сум акча күчергән. Әлеге сумманың күп өлешен алар кредитка алган булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд