Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр

Шәһәрдә «На пульсе» проекты старт алды.

Чара "Бердәм Россия" партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла. Максаты - кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү. Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, “Волонтерлар-медиклар” студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә. Курсларга барлыгы 20 шәһәрдәш язылган. Ай ярым эчендә алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәнәчәкләр. 

- Санаулы секунд-минутлар эчендә кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Без "На пульсе" проекты ярдәмендә беренче медицина ярдәме күрсәтә белүчеләр саны артыр дип өметләнәбез, - дип сөйләде "Бердәм Россия" партиясенең Чаллыдагы бүлеге башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова. 

Беренче дәрестә клиник үлем кичергән кешегә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр, практикада нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. 

- Без тыңлаучыларны клиник үлем билгеләре белән таныштырдык. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту кагыйдәләре турында сөйләдек. Зыян күргән кешенең йөрәк-үпкәсенә массаж һәм ясалма сулыш үткәрергә өйрәттек, - дип сөйләде Чаллы медицина көллияте укытучысы Наталья Шамина. 

Әлеге проектның кураторы һәм идеяне тормышка ашырырга ярдәм итүче - "Бердәм Россия" партиясенең Чаллыдагы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку-укыту