Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хокук сакчылары пистолеттан атучы егетләрне эзли - видео

3 сентябрьдә төнге якта ике Чаллы егете 6нчы комплекста атыш оештыра.

Әлеге вакыйга шәһәр хакимиятеннән ерак түгел, җир асты юлында була. Яшүсмерләрнең берсе пистолеттан атып пыяланы чатната. Бу хакта мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова телеграм-каналында хәбәр итте. 

Егетләр камера объективына эләккән. “Автомобиль юллары предприятиесе” оешмасы җитәкчелеге полициягә мөрәҗәгать иткән.  Хәзер пистолеттан атучыларны хокук сакчылары эзли. Салынган зыян күләме һәм пистолетның төре ачыклана. Юрист Илнар Сафин “Шәһри Чаллы” газетасына белдерүенчә, егетләргә 40 мең сумга кадәр штраф, 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 3 айга кадәр арест яки 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.  

Лилия Хәбибҗанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал