Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчысы якын туганын мәңгелеккә югалтты

Аның апасы вафат булган.

Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы, бик күп мәгънәле җырлар язучы, «Эврика» мәдәният үзәге солисты Флүрә Коләхмәтова-Талипованың гаиләсенә авыр кайгы килгән. Аның апасы вафат булган. 

«Бертуган апам, үзәкләребезне өзеп китте шул. Ул Башкортостанның Салават районында яши иде. Яман чирдән 57 яшендә китеп барды. Бик яшәтәсебез килгән иде... Кадерле туганыңны югалту бик авыр», – ди ул.

Яраткан җырчыбызның авыр кайгысын уртаклашабыз. Апасының урыны җәнәттә булсын. 

 Флүрә ханыма һәм аның барлык туганнарына кайгыны җиңәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. 

Флүрә Талипова белән интервью монда.

Фотолар шәхси архивтан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу кайгылы хәбәр үлем-китем