Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Зәй юлында җитди авария - фото, видео

Йөк машинасын йөртүче, кагыйдә бозып, урта полосадан борылышка керә.

23 ноябрьдәге бозлы яңгыр юл-транспорт һәлакәтләренә дә сәбәпче булды. Аларның берсе кичке сәгать 6 тулганда Чаллы-Зәй юлының 9нчы километрында теркәлде. 

Йөк машинасын йөртүче, кагыйдә бозып, урта полосадан борылышка керә. Автомобиль Самара шәһәреннән, йөртүченең стажы 38 ел. Сул рәттән килүче «Фольксваген Поло» автомобилендә баручы егет туктап кала алмый, йөк машинасы артына килеп бәрелә. Йөртү стажының ике генә ел булуы да, юлның тайгаклыгы да көтелмәгән ситуациядән чыгарга комачаулагандыр, мөгаен. 

"Нәтиҗәдә 20 яшьлек әлеге егет баш җәрәхәтләре ала, үзе мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә. Аның пассажиры, 46 яшьлек хатын-кызның, шулай ук башы яралана, күкрәк читлегенә зыян килә. Ул да бүген хастаханәдә”, - дип хәбәр итә Тукай районы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига