Чаллыда 14 яшьлек кыз үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 14 яшьлек кыз үлгән

Тикшерү эшләре бара.

Чаллының Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә фаҗига булды. 8нче сыйныфта укучы 14 яшьлек кыз 26нчы каттан егылып төшеп үлде. 

«Фаҗига кичә кич булган. Шул йортта яшәүче башта тавыш ишеткән, аннары кыз баланың гәүдәсен күргән һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырган», – диде Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.

Кыз бу йортта яшәмәгән, яман гадәтләре булмаган. Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев