Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 19 мең кеше риск төркеменә кертелде

Диспансеризация нәтиҗәләре билгеле.

Хакимияттә узган киңәшмәдә Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов Чаллыда диспансеризация нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. 
– 18-39 яшьлек кешеләр 3 елга бер тапкыр профилактик тикшерү уза. 40 яшьтән узганнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тигезләшкән кешеләр исә ел саен диспансеризация үтәргә тиеш. Диспансериазация ике этапта үтә. Беренче этапта анкета тутырыла, кан басымы, гәүдә авырлыгы, кан анализы тикшерелә. Скрининг, ЭКГ үткәрелә. Терапевт, кардиолог, гинеколог карый. Икенче этапта исә өстәмә тикшерү үткәрелә һәм диагноз тәгаенләнә, – диде җитәкче. 

Дисапнсеризациядән соң кешенең авыру дәрәҗәсе ачыклана һәм дәвалау ысуллары билгеләнә. 
2023 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча, медицина тикшеренүе үткән кешеләрнең 19 меңе риск төркеменә кертелгән. Аның 35%ы – симерү, 18% – холестерин артык булу, 17% – дөрес тукланмау,  13% – физик активлыкның аз булуы, 4%  – тәмәке тарту белән бәйле авырулар. Бу – тикшерү узган һәр өченче кешедә йогышлы булмаган хроник чир барлыккка килергә мөмкин дигән сүз. 

«Бу факторларны ачыклап, вакытында дәвалау җиңел һәм очсыз. Моның өчен яшәү рәвешен үзгәртергә генә кирәк», – диде Рөстәм Ногманов. 
Быел 144 меңнән артык кешегә диспансеризация үткәрү планлашытырла. 51 меңе узган инде. Аларның 39%ын ирләр, 61%ын хатын-кызлар тәшкил итә. 13 меңнән артык кеше диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән. 

 «Предприятие һәм оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренә диспансеризация узарга мөмкинлек тудырырга тиешләр. Шәһәрдә медицина тикшерүе узар өчен барлык шартлар да, кадрлар да җитәрлек», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Шәһәрдә сәнәгать диспансеризациясе дә гамәлгә керде. Аның нигезендә 3 меңнән артык хезмәткәр тикшерү узган инде. 
Рөстәм Ногманов сәламәтлек саклау учреждениеләре диспансерлаштыруны предприятие һәм оешмалар өчен уңайлы итеп үткәрергә әзер булуын әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау