Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 197 кешене хастаханәгә салганнар

Пандемия башланганнан алып инфекция корбаннарының гомуми саны 2006 кешегә җитте.

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ковидка һәм гриппка каршы вакцина ясату дәвам итә, чөнки сезонлы авырулар һәм ковид белән чирләүчеләр бар. Бүгенге көндә 197 кеше хастаханәләрдә дәвалана. 

Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 103 яңа очрагы ачыкланган, 9 кеше хастаханәгә озатылган.

Республикада 21 сентябрьдән бирле беренче тапкыр коронавирус белән авырганда өзлегү сәбәпле бер үлем-китем очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып инфекция корбаннарының гомуми саны 2006 кешегә җитте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корнавирус татар информ