Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 мәктәп укучысын төрмәгә утыртырга мөмкиннәр

Хокук сакчылары аларны акча алганда эләктереп ала.

“Якын кешегез авариягә эләкте. Эшне зурга җибәрмәү өчен акча кирәк!” Мошенникларның әлеге "тапталган" схемасы инде күпләр өчен таныш. Әмма алданучылар, ни кызганыч, кимеми. Бер атна эчендә 9 пенсионер җыйган акчаларыннан колак какты. 

Мошенниклар эзенә чыгуы җиңел түгел. Әмма бу юлы хокук сакчыларына бәхет елмайды. Алар курьер эшен башкаручы, ягъни акча артыннан килүче ике егетне тоткарлады. Егетләрнең икесе дә 17 яшьтә. 

Берсе - Чаллыдан. 10нчы сыйныфта укый. 32нче комплекста яшәүче пенсионерны алдап, ул 200 мең сумнан артык акчасын үзләштерә. 71 яшьлек ханымга шалтыратып, оныгының ДТПга эләгүе турында хәбәр итәләр. Җинаять эше кузгатмасыннар өчен курьер аша акча сорыйлар. Хокук сакчылары мошенникны акча алганда эләктереп ала.  

Шул вакыттан соң, мошенниклар бераз тынып тора. Әмма 12 апрельдан тагын активлашалар. Чаллыда 3 көн эчендә 7 пенсионерны акчасыз калдыралар. Салынган зыян күләме - 2 млн. 260 мең сум. Бу юлы Башкортостан егете эзенә чыгалар. Аны Ижауда куып тоталар. Кулга алганда кесәсендә 200 мең сум акчасы була. 

Хәзер егетләрнең икесе дә изоляторда. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Закон буенча аларга 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд