Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 20 яшьлек егет баганага бәрелеп үлде

Фаҗига турында шәһәр автоинспециясе хәбәр итте.

Фаҗига 10нчы июньдә төнге сәгать 11дә Казан проспекты, Тан урамы тирәсендә була. Сарман трактыннан баручы ВАЗ-2114 автомобиле бордюрга килеп менә. Соңыннан әйләнеп, яктырткыч баганасына бәрелә. Инспекторлар әйтүенчә, егет юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек белән бармый, шунлыктан руль белән идарәне югалта. Машина йөртүче ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк җан бирә. Ул куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Автомобиль йөртә башлавына да нибары 1 ел. 

Чаллы автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте