Чаллыда 22 укучы ЕГЭдан 100 балл җыйды
Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте.
Фәрид Сәлахов социаль челтәрләрдә үзенчәлекле видео урнаштырды. Анда ул 22 Чаллы укучысының бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыюы турында әйтә. Шунда ук үзенең имтихан биргән чакларын да искә төшерә, кичергән хис-тойгылары турында сөйли.
- Беренче укытучыларымны һаман да ихтирам белән искә алам, аларга рәхмәтлемен. Гомумән, Чаллы укытучыларына рәхмәтләремне белдерәм. Аларның саны шәһәребездә 15 меңнән артык. Балаларыбыз имтиханнарны уңышлы гына бирсен өчен сез көн саен күпме көч куясыз. Сезнең хезмәтегез ярдәмендә мәктәп укучылары яхшы уңышларга ирешә дә, - ди ул.
Чаллы Республикада лидерлар позициясендә торуын да ассызыклады ул. Россия югары уку йортларына шәһәребез чыгарылыш укучылары җиңеллек белән керә. Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Бүген укучылар көчләрен инглиз теленнән сыный. Фәрид Сәлахов күрсәткечләрнең тагын да артачагына шик юк дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев