Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 3 бала авариягә юлыкты

Юл-транспорт һәлакәтендә алар үзләре гаепле, ди инспекторлар.

Яз җиттеме, яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арта, ди инспекторлар. Бер ай эчендә инде 3 авария. Өчесендә дә балалар гаепле. Юл кагыйдәләрен бозалар, тиешсез урыннан чыгалар. Яшүсмернең икесе велосипедта, берсе электр самокатында барган була. Бәхеткә, алар исән. Тән җәрәхәтләре белән генә котылды. 

Тиздән җәйге каникуллар. Чаллы инспекторлары ата-аналарга балаларына игътибарлырак булуларын, юл кагыйдәләрен тагын бер кат аңлатуларын сорый.  эшләре алып барырга сорый. Шулай ук машина йөртүчеләргә дә мәктәп, балалар мәйданчыгы, сәүдә үзәкләре янында һәм балалар кинәт йөгереп чыгарлык урыннарда әкренрәк йөрүләрен, игътибарлырак булырга киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ЮХИДИ рейд операция юл кагыйдәләре