Чаллыда 3 балыкчы күңелсез хәлгә юлыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 3 балыкчы күңелсез хәлгә юлыкты

Алар кармак белән Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы яр буена чыгып утырган була.

Татарстанда “Нерест” операциясе бара. Уылдык чәчү чорында полиция хезмәткәрләре браконьер балыкчыларны аулый. Тиешсез урында күпләп балык тоту катгый тыела. Өч Чаллы егете Түбән Кама сусаклагычы янына, дамбадан 600 метр ераклыкта килеп урнаша.

Аларга административ протокол төзелде. 500 сум штраф яный яисә 2 елга кадәр балык тотуны тыярга мөмкиннәр. “Нерест” операциясе 5нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкны яр буеннан кармакка гына тотарга рөхсәт ителә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балыкчылар

Нет комментариев