Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда акча йоткан сабыйга ярдәм иттеләр

Ул берничә көн буе косып чирләгән.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә авыр хәлдә кечкенә баланы алып киләләр. Ул коса, ютәлли иде, ди табиблар. Сиптомнары инфекция авыруыныкы сыман була. Берничә көн үткәч тә сабыйның хәле үзгәрми. Табиблар тикшерү үткәрә. Снимок аша үңәчендә 2 сум бакыр акча булуы ачыклана. Баланы Кама балалар медицина үзәгенә күчерәләр. Наркоз белән ФГДС процедурасы үткәрәләр: үңәчендә кысылып калган тиен акчаны алалар. 

“Баланың акча йотканын әти-әнисе күрми калган. Аны ризык белән агуланган дип уйлаганнар. Үңәчтә акча ише әйберләр кысылып калса, бала ашый алмый башлый. Авызыннан су килә, ашаганын коса. Бу очракта бала тиенне йотканга берничә көн үткән иде. Шуңа күрә бераз дәвалап алырга туры килде. Аны сау-сәламәт килеш өенә озаттык", - ди Кама балалар медицина үзәге хирургы Лариса Сираева. 

Табиблар ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга чакыра. Аеруча кечкенә балаларга. Алар кызыксынучан була, вак әйберләрне беркем күрмәгәндә авызына кабарга гына тора. Шул рәвешле алар тирә-якны өйрәнә. 

Фотода хирург коллекциясе - балалар ашказаныннан алынган әйберләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар кдмц