Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алкоголь сатучыларга көн бетә

Мэр контрольне көчәйтергә кушты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев илдә «Мистер Сидр» эчеп күп кеше үлүгә бәйле рәвештә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә контрольне көчәйтергә кушы. Ул әлеге эчемлекне эчеп үлүне контроль булмау нәтиҗәсе дип бәяләде.

– «Мистер сидр» безнең өчен сабак. Берәр кешене рәнҗетәбез дип контрольне киметсәк, фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Эшмәкәрлеккә игътибар, контроль бетсә, җаваплылык кими. Нәтиҗәдә кешеләр үлә, – диде ул.

Чаллының баш санитар табиб урынбасары Лимуза Нәфыйгуллина әйтүенчә, шәһәрдә бу эчемлек юк. 
Наил Мәһдиев җитештерүченең кем булуына карамастан, эчемлекләр сатучыларны тикшерергә кушты. «Өстәмә күрсәтмә биргәнне көтмәгез!» – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь исерткеч эчемлекләр куллану