Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта
Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте.
Татарстан дәүләт тариф комитетына Чаллыда киләсе елга җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруны сорап заявка җибәрелгән. Әлегә аның ничә сум булачагы билгеле түгел. Ул барлык төр түләүләрдә дә ( «тере» акча, карта) бер төсле булачак. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте.
Жәмәгать транспортында йөрү тарифлары 20 декабрьгә кадәр расланырга тиеш.
Бүгенге көндә Чаллыда җәмәгать транспортында билет бәясе 35 сум.
Башкарма комитет белгечләре бәяләвенчә, бер пассажирны йөртүнең үзкыйммәте 71 сум. Аерманы шәһәр казнасыннан түлиләр.
Ул ел саен арта. 2022 елда -
71 млн сум, 2023 елда — 168 млн иде, 2024-328 млн сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев