Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ана кеше 3 баласыз калды

Сабыйларга 5, 3 һәм 1 яшь.

Чаллы судында яшь анага карата хөкем карары чыгарылды. Шәһәрнең Опека һәм попечительлек бүлеге аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым балаларын тиешенчә карамауда гаепләнә. Сабыйларын тәрбияләп үстерер урынга, ул спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Кечкенә балаларны үзләрен генә өйдә калдырып чыгып китә торган була.

Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчелеге белдерүенчә, балалар яшәгән фатир да канәгатьләндерерлек түгел: санитар-гигиена нормалары үтәлмәгән, бүлмәләр пычрак. Балаларга ашарга ризык та юк. 

Суд карары буенча ваемсыз ана кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Моннан тыш, ул алимент түләргә тиеш булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент ана бала