Чаллыда аракы карагын төрмәгә озаттылар
Ул моңарчы да хөкем ителгән булган.
Чаллы судында спиртлы эчемлекләр яратучыны хөкем иттеләр. Ул кибеттән 6 тапкыр аракы урлап эчкән. Сәүдә ноктасына 14 мең сум чамасы зыян салынган. Судта ир-ат гаебен таныды. Узган ел дөньяви судта чыгарган хөкем карарын да исәпкә алып, Чаллы суды аны 10 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ир-ат төзәтү колониясенә җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев