Чаллыда авария нәтиҗәсендә 5 кеше гомере өзелде
Шәһәрнең баш автоинспекторы ярты еллык статистика белән уртаклашты.
Ел башыннан Чаллыда 265 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 5 кеше гомере өзелде. 330дан артык кеше тән җәрәхәтләре алды. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
"Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр уңай. Аварияләр саны 2,2 процентка кимеде”, - Чаллы Автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков. Һәлак булучыларның саны да 1 кешегә кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев