Чаллыда автобусларның йөрү тәртибен тикшерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобусларның йөрү тәртибен тикшерәчәкләр

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шундый күрсәтмә бирде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев иртәнге якта җәмәгать транспорты эшчәнлеген тикшерергә кушты.

“Кешеләр суыкта туңып басып торырга тиеш түгел. Иртәнге 5тә үк чыгып, автобусларның йөрү тәртибен тикшерегез. Моны алдан кисәтүләрсез эшләгез”, - диде шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка.  

Бүгенге көндә исә Чаллы урамнарына көн дә 229 автобус һәм 56 трамвай чыга. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев