Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала өстенә төшкән кирпеч кисәге өчен кем җавап тотачак?

Гаепле кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә 58/02 йорты янында балага кирпеч кисәге төшү фактына аңлатма бирде.

– Безне Аллаһ саклады. Кирпеч кисәге бала башына түгел, аның янына төшкән. Бу безне уйланырга мәҗбүр итә. Дөрес, без 11нче катта нәрсә булганын күрә алмыйбыз. Әмма авыш түбәләрне һәм подъезд козырекларын кардан чистарта алабыз. Фатир милекчеләре дә мондый мәсьәләргә игътибарлы булырга тиеш. Илнең төрле төбәкләрендә фаҗигаләр була тора. Күптән түгел Чиләбе өлкәсендә бозлы кар төшеп бер бала үлде. Фаҗигадә үз эшләрен тиешенчә башкармаган җитәкчеләр гаепле дип табылды. Мондый аяныч хәлләр булмасын өчен, эшләрне тиешенчә башкарырга кирәк. Юкса, суд каршында җавап бирергә туры килергә мөмкин, – диде ул. 

Сүз уңаеннан, «Центральный» идарә итү компаниясе балкон козырегын вакытында кардан чистартмаган һәм нәтиҗәдә фасад бозылган, шул сәбәпле кирпеч кисәге кубып төшкән. Кеше тормышына куркыныч янаган. Моны контрольдә тотарга тиешле идарә итү компаниясе җитәкчесе Чулпан Әгъләмовага кимчелекләрне бетерергә, гаепле кешене дисциплинар җаваплылыкка тартырга кушылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига